Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Җиһаншиннар Тәслия һәм Язгар гаиләсен 60 ел бергә торулары белән котлады. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем бер җыр клипларында катнашкач, бу гаилә данлы булып китте. Әмма иң мөһиме ул түгел, иң мөһиме, бер берсенә карата җылы җанлы, сабырлы булып, мәхәббәт хисләрендә дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерү. Менә шундый җор күңелле, елларга сер бирми, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып яши торган кешеләр алар Чалтаймастан Җиһаншиннар.