Ямьле яз айлары җитү белән бар табигатъ җанлана. Ялгызларның танышасы, очрашасылары килә башлый. Мамадышның ярәштерүчеләре шундый егетләр һәм кызлар белән актив эш алып баралар. Исегезгә төшереп үтәбез, “Шанс” исемендәге Танышу клубы үзләрен икенче парларын табарга теләгән парсызлардан анкеталар кабул итә.
Үзең турында белдерү өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгатъ итәргә була: Мамадыш шәһәре, Пушкин урамы, 17 йорт. АНОНИМНОСТЬ гарантияләнә. Клуб һәр атна чәршәмбе сәгатъ кичке 6 дан 8 гә кадәр эшли.Өстәмә мәглүматьне түбәндәге телефон номерларына шалтыратып белергә була: 8 919 644 09 27, 8 937 588 53 03. Башка районнардан да мөрәҗәгать итәргә була.
Клуб базасында йөзләгән кыз һәм егетләр. Үзләренең эшләре өчен акча алып эшли торган ярәштерү агентлыклары белән чагыштырганда Мамадышта бу эшне бушка алып баралар. Һәр клиентка шәхси алым гарантияләнә, аның икенче парын табу юлында барлык теләкләре исәпкә алына.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Шанс” дип исемләнгән танышу клубы үз эшен башлаганнан алып Мамадыш ГХАТ бүлегендә 15 пар язылышкан. Бүгенге көндә 10 лап пар аралашу стадиясендә торалар.
Башта “Шанс” клубы иҗтимагый проект буларак эшли башлаган иде. Оештыруда район башлыгы Анатолий Иванов ярдәм күрсәтте.