Әтнә муниципаль районы Дусым авылында яшәүче Лотфуллина Галия Лотфулла кызына 15 апрель көнне 90 яшь тулды. Лотфуллина Галия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Лотфуллина Галиянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.