Нократ Яр буеның заошма ягында эшләр янәдән җанланып китте. Төзүчеләр инде монда эшне 2014 нче елның көз аенда ук башлап җибәргәннәр иде.
Киләчәктә, халык телендә “Абаган” дип йөртелгән җир, Ушма күпере Нократ яр буеннан дамба белән аерылып торачак. Район идарәсе “Гаилә” паркы төзергә планлаштыра һәм ул сентябрь аенда куллануга тапшырылачак. Бу җирләр бик матур ял урынына әйләнәчәк. Мамадыш ГХАТ бүлегендә бәйрәмнәр үткәрү өчен уңайлы урын булачагына сөенеп бетә алмыйлар.