ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

13.04.2017, Балтач V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатларын кабул итте. Делегатларынны район чигендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров каршы алды. Делегатлар район җирлегендә үтүче күпсанлы чараларда катнаштылар. Башта  алар район мәдәният үзәгендә әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар.Күргәзмәне әзеләүдә Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренеңдә көче керде.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

12 апрельдә Апас районы ЗАГС бүлеге бинасында районыбызның икенче яки өченче бәләкәч алып кайткан 11 гаиләлә тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты алды. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.

Гаилә дәресе зур сыйныфларда укучылар арасында һәм “Гаилә тәрбияләү әлифбасын” шәһәр проекты кыссаларында үтте.

Дәресләр атна саен сишәмбе көнне сәгать 10.00 да була.

Зариповлар гаиләсе өчен бик матур бәйрәм үзды.

Минзәлә шәһәрендә урнашкан “Гимназия” уку йортында “Семьеведение” темасына класс сәгатъләре үтте. Монда “Гаиләдә музыка”, “Бәхетле гаилә”, “Бәхетле гаиләнең серләре” дип атап, укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән утраклаштылар. Соңыннан урта белем бирү йортларында “Семьеведение” дәресләрен ничек уңышлы итеп үтеәрергә дигән максат белән түгәрәк өстәл әңгәмәсе үтте. Бу очрашуда укытучылар һәм районның ГХАТ бүлеге мөдире А.П.Куприянова катнашты.

Һәр кеше диярлек бала чакта космонавт булырга хыяллана. Чөнки космос – зур таныш түгел галәм,  үзенең яктылыгы, сихрыйлыгы белән үзенә тартып тора. Нәкъ менә шуңа күрә космонавтика көне — бар буын халыкның яраткан бәйрәме.

12 апрель көнне Мөслим муниципаль район Советы һәм район ветераннар советы вәкилләре Мөслим авылында гомер итүче Мортазина Мәхмүдә Вәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Бүген Лаеш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе  hәм 2 нче номерлы Лаеш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары  гаилә hәм андагы мөнәсәбәтләр турында ачык дәрес үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International