Беренче тапкыр паспорт алган көн тантаналы вакыйгага әверелде.
Бүген, 12 апрель көнне, Казан гаилә үзәгендә Космонавтика һәм авиация көненә багышлап тантаналы рәвештә яшь гражданнарга беренче паспортлар тапшырылды. Нәкъ менә паспорт алу белән алар узләрен олылар кебек, тулы хокуклы Россия гражданы итеп саныйлар. Алар кулында илнең киләчәге урнашкан. Бүген ил өчен мөһим көн - космонавтика һәм авиация көне!
Казан шәһәре Думасы депутаты, "Электроприбор" заводы директоры Шацких Павел Александр улы исеменнән, балалар өчен истәлекле бүләкләр бирелде.
"Казан" гаилә үзәге бүлеге башлыгы, Хафизова Гөлнара Рәсим кызы да балаларны паспорт алулары белән һәм бәйрәм көне белән котлады.