Казан гаилә үзәгендә Зариповлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп утте.

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Зариповлар гаиләсе өчен бик матур бәйрәм үзды.

 

8 апрель көнне "Казан" гаилә үзәгендә бәйрәм булды – Наил Зарип улы белән Әлфия Тимер кызы Зариповлар алтын туйларын билгеләп уздылар. Бу бәйрәмгә юбилярлар узләре генә тугел, ә аларның балалары да, оныклары да һәм ин якыннары да җыелган иде.

Бәйрәм концерт номерлары белән узды.

 

Бу матур парнын танышу тарихы 1967 елда була. Наил белән Әлфия беренче тапкыр яна ел бәйрәмендә очрашалар. Наил бәйрәмгә гармунчы булып чакырыла. Шушы бәйрәмнән сон аларнын уз тарихлары башланып китә... Алар танышалар, сөйләшәләр һәм инде бер-берсенә тартылып, бер-берсенә ияләшеп очрашып йори башлыйлар.

 

Наил белән Әлфия үз никахларын 1967 елның 8 апрель көннендә Казан шәһәр муниципаль районы ГХАТ идарәсендә рәсмиләштерәләр.

 

Тормыш юлы бик ук баллылардан булмый. Кырыс хәрби балачак, икесенең дә әтиләре сугыштан әйләнеп кайта алмый, күп физик хезмәт, спартанский көнкүреше – моны һәрберсе татып караган. Бәлки, шуңа күрәдер алар һәрвакытта беләләр нәрсә ул  гаилә – аның урыны, андагы мөнәсәбәт, гаиләдәге җылылык һәм кайгыртучанлык. Аларнын бердәм булулары чык мәхәббәтне, тынычлыкны һәм иминлекне янлата.

 

50 ел үтүгә карамастан Зариповларның барысы да шулай ук, барысы да бергә, барысы да бәхетле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International