12 апрель көнне Мөслим муниципаль район Советы һәм район ветераннар советы вәкилләре Мөслим авылында гомер итүче Мортазина Мәхмүдә Вәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Мәхмүдә ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.