Апас районында “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

12 апрельдә Апас районы ЗАГС бүлеге бинасында районыбызның икенче яки өченче бәләкәч алып кайткан 11 гаиләлә тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты алды. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар. Бәйрәм уңаеннан гаиләләрне район башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча  җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина һәм пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International