13.04.2017, Балтач V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатларын кабул итте. Делегатларынны район чигендә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров каршы алды. Делегатлар район җирлегендә үтүче күпсанлы чараларда катнаштылар. Башта алар район мәдәният үзәгендә әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар.Күргәзмәне әзеләүдә Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренеңдә көче керде.
Чит җирләрдән килгән гүзәл затлар райондагы әхлак-тәрбия белән якыннан танышу өчен район мәдәният үзәгендә үткәрелгән "Бишек туе"н тамаша кылдылар.Биредә татарның милли бишек җырларыннан тыш башка телләрдә дә бишек җырлары яңгырады.Алар барышында кунакларның күңелләре тулып, хәтта күзләреннән яшьләр тамды.