Һәр кеше диярлек бала чакта космонавт булырга хыяллана. Чөнки космос – зур таныш түгел галәм, үзенең яктылыгы, сихрыйлыгы белән үзенә тартып тора. Нәкъ менә шуңа күрә космонавтика көне — бар буын халыкның яраткан бәйрәме.
12 апрель, бөтен кешелек дөньясы космонавтика көнен билгеләп үткән көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә туу турындагы өч акт теркәлде. Курбонали һәм Мәвлия Идиевлар гаиләсендә дүртенче булып Сафия исемле кыз бала туа. Рамил һәм Гүзәл Мухаметвалеевлар гаиләсендә тәүге уллары Кәрим дөньяга килә. Реналь - Луиза белән Эмилнең дә беренче уллары.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова бәхетле ата-аналарны ихлас котлап туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнехановның котлау адресын тапшырды.