Яңа туган сабыйлар арасында “рекордсмен”

2017 елның 14 апреле, җомга

2017-нчы елның 10-нче апрелендә Азнакай районы шәһәр тибындагы Актүбә поселогында Кудряшовлар гаиләсендә бишенче бала туды.  Сабыйнын әти-әниләре Александр һәм Елена кызларына Ксения дип исем куштылар. Анын буе 63 см, авырлыгы 5500 гр. Ул сонгы өч ел эчендә Актүбә бистәсендә яңа дөньяга килгән балалар арасында авырлык һәм буй буенча – “рекордсмен”.

Гаиләгә сәламәтлек, иминлек, бәхет теләп, туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы  Президентның “Котлау хаты”  кечкенә сабыйның әтисенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International