66 ел бергә алар

2017 елның 16 апреле, якшәмбе

Арча районы Арча станциясендә яшәүче Миргазый Гайфуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы урынбасары Л.Осина һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Р. Галиуллина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, күчтәнәчләр тапшырды.

42 еллык хезмәт стажы булган Миргазый абый Чиләбе өлкәсендәге Коркино шәһәрендә шахтада, аннан Чиләбедә заводта слесарь булып эшләгән. Соңрак гаилә Казахстанга күчеп киткән. Анда да заводта слесарь хезмәтен башкарган.

Арчада Гайфуллиннар гаиләсе 1991 елдан. Лаеклы ялга чыккач күчеп кайткан. Биредә Миргазый абый “Корыч” оешмасында каравылчы булып эшләгән. Йорт җиткезеп чыкканнар. Хатыны Нәзирә апа белән 66 ел тату гомер итәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Ун оныклары бар.

  - Тормыштан канәгатьбез, - диләр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International