Баулы шәһәрендә яшәүче Анна Ивановна Говоркова 16 апрельдә икеләтә бәйрәм билгеләп үтте – якты Пасха бәйрәмен һәм үзенең 95 яшьлек юбилеен. Анна Ивановна тыл хезмәтчәне, сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Тыныч вакытта авыл ашханәсендә пешекче булып эшләгән. Бу якты көнне Анна Ивановнаны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.И.Хөснуллина котлады һәм Россия Президенты В. В. Путинның котлау хатын тапшырды.