2017 елның 20 маендә Чистайның Никахлашу сараенда Хуснулиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Моннан нәкъ 50 ел элек шул көнне алар бер- берсен ир белән хатын дип атаганнар.
Ольга Михайловна Һәм Раис Шакирович үзләренә лаек малай Һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның хәзер менә дигән оныклары Һәм оныкчыклары бар. Бәйрәм көнендә юбилярлар ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова- Реутинадан, туганнарыннан, якыннарыннан котлаулар алдылар. Традиция буенча алар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар, алтын балдаклар алмаштылар. “Яшь өйләнүчеләр “ хөрмәтенә юбилей вальсы яңгырады. Бу искиткеч күркәм бәйрәм булды!
Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда Яшьләр һәм студентлар эше идарәсе белән берлектә "ВИЧ/СПИД СТОП" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Монда беренче чиратта катнашучылардан булып медицина хезмәткәрләре, шәһәребезнең яшь эшчеләре булды. Медицина хезмәткәрләре СПИДны дәвалау һәм аны булдырмау чаралары турында сөйләде. Теләге булган кешегә ВИЧ-инфекцияне тикшерү мөмкинлеге бирелде, шулай ук табиблар тарафыннан консультация бирелде. Мондый чараларның яшьләрнең үз тормышларына дөрес карашны үстерүдә мөһимлеге зур булуын барлык катнашучылар да искәртеп үтте.
Гаилә көненә багышланган традиция буенча, 2017 елның 17 маенда Буа ГХАТ бүлеге, Буа шәһәренең 5 номерлы гимназиясендә укучы 10 сыйныф укучылары белән очрашу-әнгәмә үткәрде. Балалар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу туранда кызыксындылар. Әнгәмә ахырында ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева алдагы кеннәрдә икенче элешләрен эзләгәндә унышлар теләде.
Сафина Оркыя Мөхәммәтҗан кызы Биектау авылында яши. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Оркыя апа 10 балага тормыш биргән. Мөхтәрәм дәү әни 15 оныгы һәм 18 оныкчыгы куанычында гомер кичерә.
Гаилә Үзәге белгечләре жюри өчен 4 тантаналы чара әзерләгән иде.
2017 елның 19 май көнендә Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Иске Казиле авылы укучылары белән ачык дәрес үткәрелде. Укучыларга бик кызыклы мәгълүмәтләр сөйләнде. Алар бик теләп ГХАТ бүлеге белән бәйле кызыксындырган сорауларын җиткерделәр.
Соңыннан аларга язылушы залы һәм архив күрсәтелде.
Бүген 19 май, күпләребезнең кунелендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып истә калган Пионерия көне. Һәм күпләр өчен онытылмаган бу дулкынландыргыч бәйрәм көнендә, Мамадыш районы ГХАТ бүлегенә кечкенә “пионер”лар Данир белән Рәзиләгә туу турында таныклык тапшырылды. Данир Нуртдиновларның икенче баласы, ә Рәзиләнең инде апасы һәм абыйсы бар, ул гаиләдә өченче бала.
Арча районы Түбән Пошалым авылында яшәүче Хәтимәбикә Шаһиева 90 яшьлеген билгеләп үтте. Хезмәт ветеранын котларга район башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловна барды. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Путин В.В һәм район башлыгы Нуриев И.Г. Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче яисә чираттагы тапкыр ата-ана булган гаиләләр үзләренең яңа хис-тойгылары белән 19 майда ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән 1000-нче туу турында таныклык теркәлде.
Бала туу – язмышның иң кадерле бүләге, гаиләгә мәхәббәт, бәхет һәм шатлык китерүче көн! Бала дөньяга килү белән тормышның һәр көне яңа ачышлар белән тула, мәгънәсе үзгәрә.