Түбән Кама быел күренекле бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнен масштаблы итеп билгеләп үтәчәк.
29 май көнне шәһәр каналында "Пушкинны укыйбыз" исемендәге телевизион проект башланды. Шагыйрьнең шигырьләрен, әсәрләрен, танылган әкиятләрен укучылар, шәһәр җитәкчеләре, журналистлар, балалар, Түбән Кама рус җәмгыяте әгъзалары, мәдәният һәм сәнгать вәкилләре укыды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре проектта актив катнаштылар. Алар уку өчен, "Мәрхүм И. П. Белкин әсәрләре" циклыннан "Буран" әсәрен сайладылар. ГХАТ хезмәткәрләре мәхәббәт темасын хупладылар.