Узган ялларда Әлмәт муниципаль районында икенче шәһәр велопарады узды. Узган елдагыча, майның соңгы ял көне саулык-сәламәтлек һәм матурлык бәйрәменә әверелеп олысыннан кечесенә кадәр биш меңнән артык велосипедчыны берләштерде.
Икенче велопарад кунагы булып Дәүләт Думасы депутаты, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары, бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев, шулай ук Copenhagenize компаниясенә нигез салучы Микаэль Колвилл-Андерсен иде. Ленин урамының үзәк мәйданында беренчеләрдән булып купшы киемнәрдән түземсезлек һәм куаныч хисе белән көтүче иң кечкенә катнашучылар старт ясады. Алар артыннан дәрәҗәле кунаклар, ветераннар, велоактивистлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм шәһәр халкы юл тотты. Чарада шулай ук ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова катнашты.
Велопарад - 2017 кысаларында бәйрәм кунаклары велосипед спорты буенча спорт мастеры, велотриал буенча Россия чемпионы Вероника Тарасованың чыгышын күзалалладылар. Велотриал - маунтинбайкның бер төре, төрле каршылыкларны велосипедта җиңеп чыгу. Велопарадның соңгы этабы булып массакүләм велопикник оештырылды.