Иң яхшы хатын-кызларның берсе - кулында кыз бала булган хатын-кыз!

2017 елның 30 мае, сишәмбе

2017 елның 30 майенда Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә бала исем кушу һәм туу турында танатанасын үткәрелделәр.

Матвеева Кира исеменә баш документны, бала туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хатын бәхетле ата-ана кулына ГХАТ бүлегенең баш белгече Замалдинова Айгөл тапшырды.

Бала туу белән ата-аналарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мәрьям Яковлева котлады һәм аларга сабырлык, сабый балаң белән аралашуның шатлыклы минутларын теләп калды.

Бу көнне, һәр әни булган кешеләргә рәхмәт сүзләрен теләп каласын килә, алар балаларга мәхәббәт, яхшылык, наз бүләк итеп торалар . Һәм һәр әни кешегә  ешрак яраткан балалары җылы сүзләрен әйтеп торсыннар! Сез бергә булганда, йөзегездән елмаю һәм шатлыклы вагыйгалар сүнмәсен, сүрелмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International