Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Анатолий һәм Нәргизә Танакбаевлар гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Индира дигән исем бирделәр. Индира гаиләдә икенче бала, аның Илфат исемле абыйсы бар.
Бүген шулай ук тагын өч бала теркәлде: Адель һәм Мәдинә – алар Камил һәм Марина Әскәровлар, Динар һәм Ләйсән Кагировлар гаиләләрендә беренче балалар. Ангелина – Артур һәм Рузанна Торосян гаиләсендә икенче бала булып туды.
Ихлас күңелдән бәхетле гаиләләрне котлыйбыз, балаларының сәламәт, акыллы булып үсүләрен телибез!