2017 елның 16 май аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 5 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек, теләде.
2017 елның 16 май көнендә Буа районы ГХАТ бүлегендә Буа ветеренар техникумында укучы 1 курс студентлары белән очрашу-әнгәмә узды. Укучы студентлар ГХАТ бүлегенең язылышу турындагы актлар белән таныштылар һәм Россия Федерациясе Гаилә кодексында язылган нормылары белән таныштылар. ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева архивтагы язмалар турында сөйләде, һәм алдагы көннәрендә икенче элешләрен эзләгәндә унышлар теләде.
Актаныш районы ЗАГС булегендә гаилә көне уңаеннан 50 нче баланы теркәу тантанасы уткәрелде
Актаныш районы ЗАГС булегендә 2017 нче елның 18 май көнендә 50 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти- Исламов Наил Рузил улы хэм әнисе- Исламова Гөлинә Рәсим кызы көтеп алган улларына Ильдан исеме куштылар.
Туучылар коэффициенты буенча Татарстан алда бара. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре белән һәрбер кеше дә очрашадыр, мөгаен. Монда көн саен яңа гражданнар, яңа гаиләләр теркәлә, кызганычка каршы аерылышу һәм үлем дә.
Лаеш муниципаль районы яшләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, пенсия фонды бүлеге һәм ГХАТ бүлеге белән берлектә Гаилә көнен билгәләп үттеләр. Бәйрәмдә 3 гаиләне Лаеш муниципаль районы исполком башлыгы М.В.Фадеев тарафонан җылы сүзләр белән тәбрикләде. Аларга ана капиталы сертефикаты һәм бәләкәчләргә йомшак уенчык бүләк ителеде.
Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә яратып, кайгыртып эндәшүче тату гаиләләр. Шундый гаиләгә hәрвакыт сокланып карыйсын. Матур итеп дөнья корган, инсафлы hәм тәртипле балалар үстергән гаиләләрне күрү күңелләргә ямь өсти.
15 майда Гаилә көне уңаеннан Апас районы Кызыл Тау авылы мәдәният йортында “Ныклы гаилә - ил күрке” исемле кичә узды. Аны китапханәче Нурия Гаффарова һәм авыл җирлеге коллективы ярдәме белән оештырды. Кичәдә 55, 50, 45 үрнәк гаилә юлы узучы Сәмигуллиннар, Садриевлар, Дәминовлар, Гыйльметдиновлар гаиләләре катнашты. Аларны бәйрәм белән тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина, Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров та килде. Кичә чыгышлар, җыр-моңнар, уеннар белән үрелеп барды.
15 май көнне яңа туучыларны теркәү, ата хокукын билгеләү, законлы никахлашуга гариза бирү вакытында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре бирегә килүчеләрне үтә бер җылылык белән тәбрик иттеләр, изге теләкләрен юлладылар.
Әлеге бәйрәмгә багышланган чара Буа дәүләт драма театрында узды. Анда агымдагы елда гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үтүче буалылар – Антонина һәм Николай Борисовларны, Фирдәүсә һәм Мәнсур Вафиннарны, Сәвия һәм Әнвәр Алиевларны, Гөлдания һәм Фирдинат Фахрутдиновларны, Фирая һәм Заһит Вафиннарны, Фәһимә һәм Нургали Минневалиевларны, 55 ел тату гомер кичерүче Зинаида һәм Валерий Поповларны, 60 ел тату гомер кичерүче Сәгъдәтбану һәм Асафтдин Фасхутдиновларны тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Район үзешчәннәре, балалар җыр-биюләр башкардылар.
Әлеге көнне ГХАТ белгечләре Кече Лыза мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән укыту программасына кертелгән “Семьеведение” дисциплинасы максатынннан очрашу үткәрделәр. Укучылар белән берлектә әлеге очрашуга район пенсия фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече Н.Ш. Галимова һәм БРИК гаилә хәлләре һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Л.Ф. Низамиевалар да чакырулы иде.