Котлыйбыз!

2017 елның 27 мае, шимбә

   Бүген Камалова Мөршидә Баһап кызын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы  муниципаль районы Советы аппраты җитәкчесе Рәис Вафин, Уразлино авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин һәм  Кама Тамагы  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль  мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина котлады.

   Мөршидә Баһап кызына чәчәкләр, истәлекле бүләк  һәм РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау телеграммасы тапшырылды.

   Камалова Мөршидә Баһап кызы күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Кече Карамал мәктәбендә укып, 4 сыйныф тәмамлый. 14 яшеннән алып колхозда эшли башлый. Хәзерге вакытта Кече Карамал авылында улы һәм килене белән яши. Аның 1 малае, 2 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.

   Мөршидә әби тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны. Аның күп кенә Мактау грамоталары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International