2017 елның 31 маеннан 1 июненә кадәр Ульяновск шәһәрендә “Идел буеның уңышлы гаиләсе – 2017” округ Фестиваль-конкурсы узачак. Чара бишенче ел рәттән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле М.В. Бабич инициативасы буенча үткәрелә.
Татарстан Республикасыннан Фестиваль-конкурста Арча шәһәреннән Мортазиннар гаиләсе катнаша. Алар - "НЕЧКӘБИЛ-2016" хатын-кыз матурлыгы, ана булу һәм гаилә республика конкурсы җиңүчеләре.