“100 ел ГХАТ” - 100-нче пар Кукмара шәхәренең ГХАТ бүлегендә

2017 елның 28 мае, якшәмбе

Без бик күп ырымнарга ышынганлыктын, май аенда туй үткәрүне дә бик яхшы билгеләрдән санамыйбыз. Бу айда туй көннәрен билгеләгән яшь парларга туйны башка айга күчерү турындагы киңәшләр, әлбәттә, күп биреләчәк.

Бу язгы кыр, чәчү эшләре чорында электән калган билге. Ул вакытта бар халык мул уңыш алу өчен тир түгеп хезмәт куйган. Ә туй кичәләре үткәрү гади халыкның эшен  тоткарлаган.

Бу ышану бүгенге көндә актуальлеген югалтты, чөнки халыкның күп өлеше шәһәрләрдә яши. Бу елның май ае Кукмара районы ЗАГС бүлегендә туй тантаналарына бай ай булды. 2017 елның 19 маенда май аеның төрле ырымнарына карамыйча матур пар Мифтахов Рифат Талгат улы һәм Хафизова Айгөл Рәсим кызы никахларын рәсмиләштерделәр, шулай ук бу парлар 100 нче юбилей пары булдылар. Агымдагы елның май аенда Кукмара шәхәренең ГХАТ бүлегендә 15 никах теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International