Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә “Гаилә” дәресе

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

     2017 елның 29 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә №1 нче Гимназиянең 8 һәм 10 нче сыйныф укучылары өчен, чираттагы "Гаилә" дәресе узды.

     Педагог-семьевед Айгөл Сафина балаларга "Гаилә проблемалары һәм аларны хәл итү юллары" турында сөйләде, гаиләдә конфликтларның барлыкка килүенең төп сәбәпләрен билгеләде.

     Ишеткән материалны ныгыту өчен, педагог конфликтлы ситуацияләрне чишү юлларын күрсәтте. Дәрес “Әйтемне тәмамла” уены белән тәмаланды. Укучыларның дәрес вакытында үзләренең  активлыгын күрсәтергә мөмкинлекләре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International