Нурлат шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Надежда Федоровна Борисова 90 яшьлеген бәйрәм итә.
Юбилярны район башлыгы Равил Кузюров ихлас котлап, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Надежда Борисова гыйбрәтле язмыш кичергән кеше. Әле бала чагында ук авыл советы рәисе булып эшләүче әтисен сөргенгә җибәреп, гаиләнең үзен өйләреннән куып чыгаралар. Пермь якларына чыгып киткән гаилә берничә елдан туган якларына кайтып, яңа тормыш башлый. Надежда Федоровнаның үсмер еллары кырыс сугыш чорына туры килә. Аңа өлкәннәр белән беррәттән авыр хезмәт башкарырга туры килә. Сугыштан соң Бохарада медицина техникумын тәмамлап, гомере буе Мамык хастаханәсендә шәфкать туташы, акушер булып хезмәт куя. Бүген 3 баласы, 7 оныгы, 11 оныкчыгы янында бәхетле картлык кичерә ул.