Бүген Ямаширмә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны ике Дан ордены кавалеры Гомәр Рамазановның хатыны Әминә Рамазанованың күркәм 90 яшьлек юбилее. 67 ел ир белән хатын бер-берсен яратып һәм аңлап яшиләр, биш бала үстереп, аларга яхшы тәрбия биргәннәр, тормышта лаеклы урын табып, барысы да үрнәк гаилә корганнар. Гомәр абый белән Әминә апаның 9 оныгы һәм оныкчыклары бар. Ямаширмәдә Рамазановлар гаиләсен хөрмәт итәләр.
Ахыргы елларда ата-аналар сирәк очрый торган, матур яңгырашлы һәм тирән мәгънәле исемнәргә өстенлек бирә башлады. 26 нчы май көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрнең берсе туу турында акт китабында урын алды.
Евгений һәм Дарья кызларына бик сирәк очрый торган “Василина” исеме сайлаганнар. Василина грек теленнән тәрҗемә иткәндә хөкүмәт җитәкчесе хатыны, юмарт бүләкләүче, тормышны үз кулында тотучы мәгънәсенә ия.
Һава торышы салкынча булуына карамастан, гаилә тормышы юбилярларын котлау Аксубайның яңартылган, матур балалар паркында узды. Бәйрәмдә юбилярлар үзләре генә түгел, шулай ук район үзәге мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары, яшь балалы әниләр дә катнашты.
Статистикага караганда соңгы айда никахларын рәсми рәвештә теркәргә теләүчеләрнең саны берничә тапкыр азрак.
Традиция буенча күп туйлар апрель аена туры килә. Яшь парлар никахларын май аена кадәр теркәп калырга ашыгалар. “Май аенда өйләнешсәң – гомер буе авырлык белән көн күрерсен” дигән мәкаль яшәп килә халык телендә.
Чәчүнең кызган вакытында үткәрелгән теләсә-кайсы бәйрәм матди югалтулар алып килә дип ышанган борынгы халык. Җир эшкәрткән вакытта олы, күп кунак чакырып туйлар уздыру матур саналмаган. Шуңа да түбәндәге мәкальләр килеп чыккан: “майда өйләнгән - сәламәтлеген югалткан”, “яхшы кеше майда туй ясамый”.
Россиядә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге органнары барлыкка килүгә быел 100 ел тула. Юбилей уңаеннан, республика гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге идарәсе ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесе игълан итте. Аның зоналарда беренче ярышы 24 май көнне Әгерҗедә үтте. 8 районнан 15 иң оста, иң чибәр һәм талантлы хезмәткәр чыгыш ясаган бәйгедә Актаныш ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева II урынны яулап кайтты.
25 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңа тормыш башлана, барлык мәктәпләрдә дә “соңгы кыңгырау”яңгырый. Минзәлә районында быел 276 укучы 9 сыйныфны, 82 укучы 11 сыйныфны тәмамлады. Чынлап та, мәктәпне тәмамлаучы балалар өченбигрәк тә истә калырлык көн бу. Укучыларның сөенечләрен уртаклашып, районның барлык мәктәпләрендә җитәкчеләр дә катнашты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П.Куприянова Минзәлә шәһәрендә урнашкан Гимназия мәктәбендә укучыларны котлады, аларга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы гына тапшыруларын теләде.
Соңгы елларда күп балалы гаиләләр саны арта баруы бик куандыра. Менә Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Феликс һәм Светлана Кинарскийлар гаиләсендә дә 2017 елның 21 маенда җиденче бала дөньяга килде. Сабыйга әти-әнисе Мирослав дип матур исем кушты.
Кинарскийларның 3 малай һәм 3 кызлары бар иде инде. Олы уллары бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә.
2017 елның 25 маенда ГХАТ бүлеге бәхетле әтигә туу турында таныклык тапшырды һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлауларын җиткерде.
ГХАТ бүлеге әлеге гаиләне уллары туу белән ихлас котлый һәм сабыйларының исән-сау үсүсен теләп кала!
2017 елның 25 май көнендә Кама Тамагы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова Келәнче авылы укучыларын уку елы тәмамлану белән котлады.
2017 елның 25 май көнендә барлык шәһәр мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел Әлмәт муниципаль районында кызыл тасмаларны 915 унберенче сыйныф укучылары һәм 2003 тугызынчы сыйныф укучылары бәйләделәр.
Чистай шәһәренең 1нче номерлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәмендә бәйрәм атмосферасы һәм күңелле дулкынланулар хөкем сөрде. Укытучылардан, ата-аналардан һәм беренче сыйныф укучыларыннан бәйрәм котлаулары яңгырады. Чистай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән ихластан тәбрик итте, аларның чыгарылыш имтиханнарын удышлы тапшыруларын, үз максатларына ирешүләрен, киләчәк тормышларында уңышлар, бәхетле булуларын теләде.