Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2017 елның 26 мае, җомга

    Һава торышы салкынча булуына   карамастан,   гаилә тормышы юбилярларын котлау   Аксубайның яңартылган, матур балалар паркында узды. Бәйрәмдә юбилярлар үзләре генә түгел,   шулай ук район үзәге мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары, яшь балалы әниләр  дә катнашты.

    Бәйрәм район мәдәният Йортында дәвам итте, анда чәй табыны артында юбилярлар,  үз гаиләләрендәге проблемалары, яшь гаиләләрдә аерылышуга китергән сәбәпләр турында сөйләделәр.  ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Е. И. Еграшкина, бәйрәмдә катнашучыларга, яшь буынны тәрбияләүдә көчегезне дә, тәҗрибәгезне дә кызганмассыз   дип,  ышанычын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International