Соңгы кыңгырау

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

 25 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңа тормыш башлана, барлык мәктәпләрдә дә “соңгы кыңгырау”яңгырый. Минзәлә районында быел 276 укучы 9 сыйныфны, 82 укучы 11 сыйныфны тәмамлады. Чынлап та, мәктәпне тәмамлаучы балалар өченбигрәк тә истә калырлык көн бу. Укучыларның сөенечләрен уртаклашып, районның барлык мәктәпләрендә  җитәкчеләр дә катнашты. ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П.Куприянова Минзәлә шәһәрендә урнашкан Гимназия мәктәбендә укучыларны котлады, аларга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы гына тапшыруларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International