Бүген Ямаширмә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны ике Дан ордены кавалеры Гомәр Рамазановның хатыны Әминә Рамазанованың күркәм 90 яшьлек юбилее. 67 ел ир белән хатын бер-берсен яратып һәм аңлап яшиләр, биш бала үстереп, аларга яхшы тәрбия биргәннәр, тормышта лаеклы урын табып, барысы да үрнәк гаилә корганнар. Гомәр абый белән Әминә апаның 9 оныгы һәм оныкчыклары бар. Ямаширмәдә Рамазановлар гаиләсен хөрмәт итәләр.