2017 елның 25 май көнендә барлык шәһәр мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел Әлмәт муниципаль районында кызыл тасмаларны 915 унберенче сыйныф укучылары һәм 2003 тугызынчы сыйныф укучылары бәйләделәр.
25-нче МББУ «Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә» узган тантаналы чарада чыгарылыш сыйныф укучыларын ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Әмирова котлады. Укучыларга теләгән теләкләрнең иң мөһиме – имтиханнарны уңышлы биреп, һөнәрне дөрес сайларга, мәктәпне, укытучыларны онытмаска. Шулай ук укытучыларның үзләреннән, ата-аналардан балаларга карата бик күп үгет-нәсыйхәт яңгырады.
Беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмдә дулкынландыргыч чыгышлар ясады һәм, әлбәттә, күңелләргә бераз моңсулык йөгертеп хушлашу күз яшьләре тамды. Инде үсеп җиткән балалар балачак белән хушлашты. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!