Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә рәсем бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнде

2017 елның 30 мае, сишәмбе

      2017 елның 30 маенда Түбән Кама мунициапаль районы ГХАТ Идарәсендә, ГХАТ Идарәсенә 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән, “ГХАТ тарихы” рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

      Проектта катнашу өчен, 30 дан артык эш кабул ителде. Алар өч номинациядә катнаштылар: "Нәрсә ул ГХАТ?", “Гаилә кайда туа?" һәм "Түбән Кама ГХАТ Идарәсе эмблемасы ".

      Жюриның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр сайлап алынды. Иң матур рәсемнәр никахлашу Сараеның холлында күргәзмәдә урын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International