Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә булачак парлар өчен атналык психологик тренинг булды. КЦСО "Доверие" психологы Ольга Галиева яшьләргә никахта алар нинди чорлар үтәчәк, нинди проблемалар булачак һәм ничек дөрес итеп аларны кичерергә, ничек конфликтларны хәл итәргә, ничек бер-берсенә булган мәхәббәтне саклап калу турында сөйләде.
"Бәхетле гаилә мәктәбе" дәресе атна саен сишәмбе 10.00 сәгатьтә үткәрелә, керү бушлай. Дәрестән соң "Казан" гаилә Үзәге хезмәткәрләре яшь парларга тантана булачак залларны күрсәтәләр, барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәләр.