1 июнь – Халыкара балалар көне уңаеннан Теләченең Үзәк паркында балалар өчен махсус бәйрәм чаралары булып узды. Иң элек балаларны бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин тәбрикләде.Үзенең чыгышы азагында ул республикакүләм “Алтын каләм” иҗат бәйгесенең район турында җиңүчеләрне бүләкләде. Аларга “Олимп” яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
1 июнь көнне Лениногорск шәһәре Язылышу сараена, "Балаларны яклау" көне кысаларында, шәһәребезнең 12 нче лицее һәм 7 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чакырылды. Бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы "Логос" дип исемләнгән балаларга һәм яшьләргә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белән бергә кызыклы конкурслар үткәрде. Монда төрле уеннар уздырылды, балалар үзләренең рәсем ясау осталыкларын күрсәтте, аннан соң аларны Язылышу сарае бинасына экскурсия ясарга чакырдылар. Бу очрашудан соң кечкенә кунаклар бары уңай һәм күтәренке кәеф белән таралышты.
01 июнь көнне Баулы шәһәренең “Нефтьче” стадионында балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды. Балалар өчен төрле программа әзерләнгән иде. Мәйданда тематик мәйданчыклар эшләделәр , анда һәр бала үзенә кызык шөгыль таба алды. Бу бәйрәмнән ата-аналар, балалар, әбиләр һәм бабайлар бик канәгать калдылар.
Афгат Нәбиулла улы һәм Раиса Каюм кызы Галиуллиннар үзләренең балалары һәм оныклары белән Идел буе районы ГХАТ бүлегендә алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.
Күшәк көч белән балаларга велосипедлар, кием, сок алдык.
2 июнь көнне бүлек хезмәткәрләре шәһәр конкурсында катнаштылар. Быелгы конкурс Россия ГХАТ бүлекләре оешуга 100 еллыкка багышланды.
2 июнь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды.
Пенсия идарәсе начальнигы И.А. Большакова 4 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның Сергей Егоровка hәм Иван Можаровскийга кызлары Полина һәм уллары Александр туу белән бәйле котлавын укыды hәм аларнын туу турында таныклыкларын тапшырды.
Балаларны яклау көнендә Тукай районында күп төрле бәйрәм чаралары узды. Шулар арасында мөмкинлекләре чикле балаларның сабантуй бәйрәмендә ГХАТ булеге дә катнашты. Чарада ике йөздән артык бала катнашты.Төрле ярышлар оештырылды һәм һәр җиңүчегә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең ахырында балаларга татлы бүләк- туңдырма таратылды.
2017 елның 2 июнендә, әйләнә-тирә мохитне саклау көне алдыннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "экологик" акция оештырылды.
Бәйрәм барышында ана капиталына сертификатлар тапшырылды.