ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2017 ел
якшәмбе

2017 елның 02 июнендә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, "Гаилә нигезләре" курсы кысаларында, шулай ук яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, психолог 1 курс медицина көллияте студентлары белән чираттагы очрашу оештырылды. Очрашу темасы: "Хатын-кызның табигате сере". Кызларга хатын-кызның киләчәктә нык гаилә төзү өчен табигатьтән бирелгән мөһим сыйфатлары турында мәгълүмат тәкъдим ителде, һәм шушы сыйфатны саклау һәм үстерү сере чишелде.


3
июнь, 2017 ел
шимбә

     3 нче июнь көнне Менделеевск муниципаль районының Илнәт авылында республика күләмендә “Семык” мари халык  бәйрәме уздырылды. Аны оештыруда һәм уздыруда Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлеге җитәкчесе Филатова М. В. һәм авыл җирлекләренең башкарма комитеты сәркатипләре катнашты.  Бәйрәмдә Татарстан Республикасы, Мари Иле, Удмуртия, Киров өлкәсеннән килгән күп санлы кунаклар катнашты.

Беренче җәй көне, 1нче июнь, балаларны яклау көне. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә бәйрәмнәр узды.  Сарман районы ял паркында  “Бала чагым-бал чагым” исемендәге  бәйрәм үткәрелде. Балалар концерт номерлары белән куандырдылар. Алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ярыштылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Барысы да бәйрәмнән канәгать калдылар.

Кешегә дә бу үзгәреш үзенчә йогынты ясый, әйләнә-тирәне, үзеңне үзгәртәсе килә.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре узган атнада чәчәкләр утыртырга чыктылар.

         Аларның тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр Язылышу сараеның визиткасына әйләнде.

2017 елның 3 июнендә Чистай шәһәрендә күренекле гаилә пары –  50 ел бергә татулыкта һәм мәхәббәттә гомер кичерүче Маргарита Леонидовна һәм Анатолий Ефимович Меркурьевларны хөрмәтләделәр.

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы яшь әниләрне бәбиләре тууы белән һәм "Балаларны яклау" көне белән котлады. "Балаларыгыз һәрвакыт бәхетле булсынныр, акыллы һәм матур булып, кайгыртучан һәм киң күңелле булып үссеннәр! Ә инде сез, әти-әниләр, балаларыгызның иң якын һәм иң яхшы дуслары булыгыз! Без бик шат һәм чын күңелдән балаларыгызның  лаеклы һәм сез горурланып торырлык кеше булып үсүләрен телибез!"

Һәр кешенең тормышы, әлбәттә, гаиләдән башлана. Гаиләдә без мәһәббәт, ярату, шатлык, хөрмәт итү хисләрен татыйбыз.

Ел саен, уку елы ахырында, Баулы музее хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә көненә багышланган экскурсиялар оештыралар.  Әлеге чара барышында балалар һәм өлкәннәр Баулы тарихы белән таныша. Бу олылар һәм балалар өчен вакытны кызык һәм файдалы итеп үткәрергә бик яхшы мөмкинлек.

2017 елның 3 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "500" нче номер астындагы акт язуы төзелде.

1 июндә Халык ара балаларны саклау көнендә Хабиевлар гаиләсендә зур вакыйга, дүртенче бала туды. Кечкенә Саида 3692 кг авырлыкта, 53 см булып туды. 1 июндә узган елны  Пермь шәһәрендә “Уңышлы гаилә Идел буе – 2016”  округ Фестиваль-конкурсында  Татарстан  Республикасын Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Хабиевлар гаиләсе тәкъдим иттеләр.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

             2017 елның май ае  нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районында 219 яңа туган бала теркәлгән: 117 малай һәм 102 кыз. Майда туган баланың күбесе – гаиләнең беренче балалары - 92 бала, 86 гаиләләрдә икенче бала тууы теркәлде,  өченчесе – 34 гаиләләрдә, ә 7 гаиләләрдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала тууын бәйрәм иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International