Ирле - хатынлы Меркурьевларның алтын туйлары

2017 елның 3 июне, шимбә

2017 елның 3 июнендә Чистай шәһәрендә күренекле гаилә пары –  50 ел бергә татулыкта һәм мәхәббәттә гомер кичерүче Маргарита Леонидовна һәм Анатолий Ефимович Меркурьевларны хөрмәтләделәр.

Алтын туйларын билгеләп үтүче әлеге  гаиләнең матур бәйрәменә якыннары һәм туганнары җыелды. ЗАГС бүлеге хезмәткәре Оксана Тихонова юбилярларны җылы сүзләр белән ихластан котлап, аларга изге теләкләрен ирештерде. Ул юбилярларның оныклары да  әби - бабайларыннан үрнәк алып, үз гаиләләрен дә алар үрнәгендә , тату. нык итеп төзерләр дигән ышаныч белдерде.

Ирле - хатынлы Меркурьевлар юбилярларның Мактау китабына кул куйдылар. Аларга “Совет да любовь” истәлек медале тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International