Һәр кешенең тормышы, әлбәттә, гаиләдән башлана. Гаиләдә без мәһәббәт, ярату, шатлык, хөрмәт итү хисләрен татыйбыз.
Ел саен, уку елы ахырында, Баулы музее хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә көненә багышланган экскурсиялар оештыралар. Әлеге чара барышында балалар һәм өлкәннәр Баулы тарихы белән таныша. Бу олылар һәм балалар өчен вакытны кызык һәм файдалы итеп үткәрергә бик яхшы мөмкинлек.
Баулы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ел саен бу чарада катнаша, укучыларга гражданлык хәле актларын теркәү, үткәрелгән чаралар турында сөйлиләр. Балалар аеруча “ Гаилә бәйрәме” нең барлыкка килү тарихы белән бик кызыксыналар.
Очрашу ахырында, укучылар әти-әниләре белән Халыкара балаларны яклау көненә багышланган, балалар иҗаты күргәзмәсендә булдылар.