Кешегә дә бу үзгәреш үзенчә йогынты ясый, әйләнә-тирәне, үзеңне үзгәртәсе килә.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре узган атнада чәчәкләр утыртырга чыктылар.
Аларның тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр Язылышу сараеның визиткасына әйләнде.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең хезмәте якын-тирә территорияне матурлау буенча конкурс комиссиясе тарафыннан да ел саен югары бәяләнә. Әлбәттә, беренче чиратка куелган максат – чисталык, матурлык һәм тәртипне иң элек ишек төбеннән башлау.