Халыкара балалар көне уңаеннан Теләчедә бәйрәм чаралары узды

2017 елның 2 июне, җомга

1 июнь – Халыкара балалар көне уңаеннан Теләченең Үзәк паркында балалар өчен махсус бәйрәм чаралары булып узды. Иң элек балаларны бәйрәм белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин тәбрикләде.Үзенең чыгышы азагында  ул республикакүләм  “Алтын каләм” иҗат бәйгесенең район турында җиңүчеләрне бүләкләде. Аларга “Олимп” яшьләр үзәге тарафыннан әзерләнгән Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Әлеге бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп аркан тарттылар, капчык киеп йөгерделәр.

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге үткәргән асфальтта рәсем ясау конкурсында да балалар бик теләп катнаштылар.

Ел саен бу көнне Теләче ял паркына килгән балаларга бушлай туңдырма өләшенә. Быел әлегедәй татлы күчтәнәчне балаларга  автомобильләр белән йөк ташу белән шөгыльләнүче “АрЛенСпецТехСтрой” ширкәте хезмәткәрләре өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International