Баулы шәһәрендә балачак бәйрәме узды

2017 елның 2 июне, җомга

01 июнь көнне Баулы шәһәренең “Нефтьче” стадионында балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды. Балалар өчен төрле программа әзерләнгән иде. Мәйданда тематик мәйданчыклар эшләделәр , анда һәр бала үзенә кызык шөгыль таба алды.  Бу бәйрәмнән ата-аналар, балалар, әбиләр һәм бабайлар бик канәгать калдылар.
“Иҗат ил” мәйданчыгында  яшь рәссамнар җыелды. ГХАТ бүлекләренә 100 ел туу уңаеннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре мәгариф бүлеге белән берлектә  “Кайда гаилә туа” рәсем конкурсын оештырыдылар. Аделина Даутова рәсеме I урынны яулап алды. Ксения Фомина һәм  Дарья Фокина  II һәм III урыннарга лаек булдылар.

Бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләрнең берсе - коляскалар конкурсы. Яшь ата-аналар бу конкурска иҗади якын килгәннәр. " Оригиналь жанр коляскасы" номинациясендә  "Кияү" белән "Кәләш" коляскалары җиңү яуладылар; "Иң чибәр һәм гүзәл" номинациясендә  - "Майя корты"; " Техно-коляска" номинациясендә -"Яшь адмирал";  “Әкият" номинациясендә  -"Маша һәм аю" җиңделәр . Шулай ук "Ашыгыч ярдәм", "Исәнме, җәй!", "Гөлбакча", "Су кызы" һ. б. коляскалар тәкъдим ителгән  иделәр.

Яшь Баулы артистлары бәйрәм концертын бүләк иттеләр. Сәнгать номерлары арасында иң талантлы балаларны сәхнәдә котладылар һәм  бүләкләләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International