ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Районның балык алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны 15 нче майда - Халыкара гаилә көнендә тәбрикләү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Район ГХАТ бүлеге оештыру эшләрен инде башлап җибәрде. Быел алтын юбилярларның саны илледән артыкка җыела.

Әлеге бәйрәм кысаларында, район мәдәният йорты каршындагы сәхнәдә татар, керәшен, рус, удмурт, мари халыкларының кыз ярәшү, туй, балага исем кушу йолалары да күрсәтеләчәк.

       Красная горка – Пасхадан соң бер атна үткәч бишелән үткәрә торган бәйрәм.  Нәкъ менә бу көнне Бөек пост белән бәйле зур тәнәфестән соң никахлашу көннәре башлана. Бу көнне үткәргән туй бәхетле һәм имин гаилә тормышы нигезе дип санала. Быел Красная горка бәйрәме 15 апрель көненә туры килә. Бу атнада Яр Чаллы шәһәренең тантаналар Сараенда 45 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Бәйрәмнең төп әһәмияте – язны кармы алу. Бу көнне өстәлләрне һәм  йорларны түгәрәк әйберләр белән бизиләр.

2018 елда Кызыл тау 15 апрельгә туры килә - бу көнне чиркәү -апостол Фоманы искә ала, ә халык - беренче язгы туйларны башлый.

Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Фәхретдинова Сания Хәсән кызына 15 апрель көнне 90 яшь тулды. Фәхретдинова Сания озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Фәхретдинова Саниянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


14
апрель, 2018 ел
шимбә

2018 нче елның 14 нче апрелендә Менделеевский районының ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән гаиләләрне тәбрикләү тантанасы узды.

Район башлыгы исеменнән Хөсәен ага белән Хәлимә Шәһәбетдин кызы Куснутдиновларны һәм Петр Михаил улы белән Татьяна Сергей кызы Кочергиннарны башкарма комитетның социаль эшләр буенча урынбасары Артем Месеев котлады. 

      2018 елның 14 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда бик  күркәм вакыйга - алтын юбилярларны, Красавин Сергей Евгений улы һәм Валентина Федор кызының бергә 50ел торуларын билгеләп үттеләр. Туй марши тавышы бнлән әйтерсең 50 ел элеккә әйләнеп кайткан шикелле кулга кул тотынып залга керәләр.

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 300 нче яшь гаилә

14 апрельдә Апас районы ЗАГС бүлегендә үзенчәлекле гаиләләр барлыкка килде. Апаста яшәүче бертуганнар Наил һәм Илгиз Фәйзуллиннар Акхуҗа авылында туып-үскән игезәк кызлар Алсу һәм Алсинә Нигъмәтҗановаларга өйләнде. Алар районның ЗАГС бүлегендә гаиләләренең беренче таныклыгын алды һәм Кызыл туйларын билгеләп узды. Без үз чиратыбызда яшьләрне котлыйбыз, изге теләкләр юллыйбыз.

2018 елның 14 апрель көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак парлар өчен, традицион булган  шимбә инструктажы уздырдылар.

 Минзәлә районы Воровский исемендәге совхоз җирлегендә яшәүче, тыл хезмәткәре Агафья Николай кызы Сурская шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек туган көнен каршы алды. Бу уңайдан юбилярны тәбрикләргә районның социаль яклау бүлеге мөдире Татьяна Мясникова һәм авыл җирлеге җитәкчесе Сергей Юдин килде. Алар Россия президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын һәм район җитәкчесе Айдар Салахов исеменнән бүләк тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International