Бу көйле һәм матур исемнең грек тамырлары. Исемнең тәрҗемәсе – балкып торучы, нурлы. Шушы исемне алган хатын-кызлар якын кешеләренә тугры булалар. Аларда булган мәрхәтлелек кешеләргә хәрвакыт булышырга һәм ярдәм итергә эндәшә. Лена исемлеләр акыллы булалар, алар экстремаль ситуациядә югалып һәм куркып калмыйлар. Аксубай муниципаль районында хәтта бер көнне шундый матур исемне ике яңа туган кыз балага куштылар. Матюшкиннар һәм Ермолаевлар гаиләләрендә ике Елена туу төркәвен Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ булеге ямьле апрель көнендә уздырды.
Яшел Үзән муниципаль районында территорияләрне санитар чистарту кысаларында игълан ителгән икеайлыкта, Яшел Үзән шәһәренең оешмалар, предприятияләр, башка ведомства хезмәткәрләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләредә экологик чараларда актив катнаша.
Казан яшьләре магик ышануларга ышанмыйча нәкъ 13 апрельдә никахларын рәсми рәвештә теркәргә булдылар. Элек-электән 13 саны кешедә курку хисен уята.
Чагыштыру өчен: бер атна элек 6 нчы апрельда 8 пар язылыштылар, ә 20 нче апрельга 22 ике гариза бирелгән.
Косманавтика көнендә, 2018 елның 12 апрель аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 3 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Автоград” исемендәге коммерция банк җитәкчесе Рамис Раис улы Мифтахов катнашты.
Эйе я юк. Бу датаны күп кенә кешеләр мистик вакыйгалар белән бәйлиләр, кара карма белән биләп ала һәм бәхетсезлек алып килә дигән фикерләр дә аз тугел. Ләкин бу көндә тормыш корып жибәргән парлар арасында бик бәхетле яшәучеләр мисалы да бар.
Буген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда тантаналы рәвештә 5 пар гаилә корды. Алар арасында Клименко Анатолий белән Арина да бар иде.
2000 һәм 2001 нче акт язуы Ткаченко Михаил һәм Даниил исеменә теркәлде. Малайлар 9 апрель көнне башкаланың 1 балалар тудыру йортында дөньяга килделәр. Игезәкләрнең Камилла исемле апалары да бар. Бәхетле әти-әни Тарас белән Людмила игезәк малайлар туасын белгәч бик гаҗәпләнгәннәр.
2018 елның 13 апрелелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 4 пар никахларын теркәделәр.
2018 елның 13 апрелендә Түбән Кама ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Сагитова Гүзәл Ислам кызы бала тудыру йорты хастаханәсе белән берлектә булачак әниләр өчен консультация үткәрделәр.
Җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр әлеге чарада актив катнаша. ГХАТ булеге хезмәткәрләре дә бүген, 13 нче апрельдә, Куп функцияле үзәк территориясен кардан арындыру өмәсендә актив катнашты.
Татарстан республикасында ел саен республикакүләм «Мин татарча сөйләшәм” акциясе уза. Шул уңайдан Татарстан Республикасың Аксубай муниципаль башкарма комитетының ГХАТ булегендә бер төркем 3нче урта Аксубай мәктәбе укучылары җитәкчеләре Моратшина Р.А. белән кунакта булдылар, татар телен нинди дәрәҗәдә белүләре белән һәм ГХАТ бүлегенең эше белән кызыксындылар. ГХАТ булеге белгече Л. Шәйхетдинова татар телендә гражданлык хәле актларын төркәү тәртибе белән татар телендә сөйләде һәм укучыларның сорауларына җавап бирде.