2018 елның 13 апрелендә Түбән Кама ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Сагитова Гүзәл Ислам кызы бала тудыру йорты хастаханәсе белән берлектә булачак әниләр өчен консультация үткәрделәр.
Сагитова Гүзәл Ислам кызы булачак әниләргә балага туу турында таныклык алыр өчен, нинди документлар кирәклеге турында аңлатты. Шул ук вакытта туу турында таныклык алган вакытта, никах теркәү һәм ата хокукын теркәү тәртибен ассызыклап үтте.
Очрашу ахырында Сагитова Гүзәл Ислам кызы булачак әниләрнен сорауларына җавап бирде һәм аларга кирәкле мәгълумат язылган буклетлар тапшырды.