Туган шәһәрнең чисталыгы - безнең сайлау мөмкинлеге

2018 елның 14 апреле, шимбә

Яшел Үзән муниципаль районында территорияләрне санитар чистарту кысаларында игълан ителгән икеайлыкта, Яшел Үзән шәһәренең оешмалар, предприятияләр, башка ведомства хезмәткәрләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләредә экологик чараларда актив катнаша.

Һәр чәршәмбе һәм шимбә көнне ГХАТ бүлеге коллективы ГХАТ бүлеге бинасы янында урнашкан парк территориясен җыюны оештыра.

Шулай итеп, узган шимбәдә, экологик чара кысаларында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре көче белән ГХАТ бүлеге парк территориясендә берничә капчык чүп-чар җыелды, тротуар юллар себерелде, чүп-чар ураналары җыелган иде.

ГХАТ бүлеге белгечләре үткәрелгән чарадан энергия һәм яхшы кәеф алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International