ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 «Эшлекле иртәнге аш» проекты Азнакай шәһәренең  1-нче  мәктәптә  2017 елның гыйнвар аеннан тормышка ашырыла. «Пәнҗешәмбе- эшлекле иртәнге аш көнне» — керүче планына дәрестән тыш эшчәнлек рухи-әхлакый юнәлеш формасы — социаль проблемаларны чишү  1 атнага 1 сәгать оештырыла.  Бу очрашуның файдасы нинди соң?

Космонавтика көне халыкның популяр һәм яраткан бәйрәме, чөнки  йолдызларга юлны безнең илебез ачты. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Бәйрәм көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 9 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Илүсә Исмагилова котладылар.

             Бүген, 2018 елның  12 апрелендә  ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ  Идарәсендә  700 сабый  тууы  теркәлде.  Бу  шатлыклы вакыйга Бычковлар  Юрий  һәм  Чулпан гаиләсендә булды. 2018 елның 6 апрелендә аларның икенче уллары туды. Сабыйга Дмитрий исеме кушылды.

Тукай районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә паспорт тапшыруда катнашты. Космонавтика көне уңаеннан районның 15 баласына Россия Федерациясе гражданының паспортлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантанада Тукай районы МВД бүлегенең Ветераннар Советы председателе, администрация вәкилләре һәм әти-әниләр чыгыш ясады.             

Һәр кеше диярлек бала чакта космонавт булырга хыяллана. Чөнки космос – зур таныш түгел галәм,  үзенең яктылыгы, сихрыйлыгы белән үзенә тартып тора. Нәкъ менә шуңа күрә космонавтика көне — бар буын халыкның яраткан бәйрәме.


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

 ГХАТ бүлегенең якты никахлаштыру залында 2018 нче елның 11 нче апрелендә Менделеевский шәһәрендә яшәүче Нина һәм Геннадий Кашиннарны тәбрикләү тантанасы узды. Алар бергә 50 ел гомер иткәннәр. Гаиләне тормыш авырлыклары да,  проблемалар да тарката алмаган.

 Бер-беребезгә булган мәхәббәт, үзара аңлашу һәм үзара килешеп яшәү - безнең гаилә тормышының нигезен тәшкил итә,- диләр Нина Павел кызы белән Геннадий Константин улы.

11 апрель - Түбән Кама ГХАТ идарәсендә өч игезәк балага туу турында таныклык бирелде.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300 нче сабый бала тууы теркәлде.

«Юбилей» сабыйны бәхетле ата-ана Аделия дигән матур исем белән атадылар. Яңа туган кыз, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килде.

11 апрельдә ГХАТ Идарәсе белгечләре дә язгы җыештыруга кушылдылар һәм чәршәм беөмәсе оештырдылар.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 10 апрель көнендә Районның культура йортында Гала-концерт һәм «Без бергә” конкурсында катнашучы һәм җиңечеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Район ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы һәм 3 категория белгече Светлана Федор кызы – шул тантанада жюри әгзалары иделәр. Конкурста җиңүчеләр булып  Сапожников һәм Җаббаров гаиләләре табылды. Аларның эшләре Апас районында үткән зональ конкурска китәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International