ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 10 апрель көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә  777 нче номер астында акт язуы төзелде.


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

5 апрельда туган  Салават Сагитович һәм Сабины Рашидовнаның икенче балалары  Саид  исемле булды. Саид – араб исеме, «бәхетле»  дигәнне аңлата.Шундый исемле  бала ата-аналарына күп өметләр баглый. Бәбигә  сау-сәламәт, нык булып үсәргә һәм һәрвакыт  үз ата-аналарын сөендереп  торуын телибез.Ә ата-аналарга чын гаилә  бәхете телибез!

Күпчелек ГХАТ бүлекләре бүгенге көндә яшьләрне язылыштыру чарасы вакытында милли элементларга басым ясарга тырышалар: парлар гаилә юлының символы булган ап-ак сөлгегә аяк басалар, баллы чәк-чәктән авыз итәләр. Язылышырга килгән һәр парга, милләтенә карап, индивидуаль якын килергә тырышалар. Сүз уңаеннан, 7нче апрель көнне Мамадыш муниципаль районының Башкарма комитеты каршындагы ГХАТ бүлегендә  әрмәннәр- Наташа Мартиросян белән Арам Мурадянның мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү чарасы булды.

2018 елның 9 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа уку чирегендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында беренче дәрес узды.

2018 елның 9 апрелендә Түбән Кама ГХАТ идарәсенә «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү» Көллияте студентларлары Гаилә электив курсы буенча,дәрескә килделәр.


8
апрель, 2018 ел
якшәмбе

Пасха якты бәйрәме көнне Баулы шәһәренең тыл хезмәтчәне Александра Мануйлова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Александра Федор кызына туганнары чын зур бәйрәм оештырганнар -  өстәл төзегәннәр,  сюрпризлар әзерләгәннәр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Балалары, оныклары ерак араларны якын итеп махсус  юбилей көненә килгәннәр.


7
апрель, 2018 ел
шимбә

             7 нче апрель көнне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 18 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды.

2018 елның 7 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы никахлашу Сараенда «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» проекты кысаларында чираттагы дәрес узды.

 7 апрель - көннең яңгырлы булуына да карамастан, яшь парлар Түбән Кама ГХАТ идарәсенә ашыкты.

Ә ел башыннан бирле 39 нәни әлкиле исәпкә алынган. Үткән айда 3 пар (ел башыннан – 11) өйләнешкән, тик менә 5 гаилә таркалган. Быел барысы 13 пар аерылышкан. Мартта 30 райондашыбыз (ел башыннан – 74 кеше) мәңгелеккә күчкән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International