Түбән Камада 777 нче сабый теркәлгән

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

2018 елның 10 апрель көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә  777 нче номер астында акт язуы төзелде.

777саны  шактый энергиягә ия: аны өч тапкыр кабатланган җиде саны өсти. Җиделе рухият, актив үсеш һәм үз өстендә эшләү символы булып тора. Бу югары көч, эчке тавышбилгесе дип санала.

Шушы бәхетле номер астында Миннекаев Артур Фазылович һәм Юлия Игоревна гаиләсендә туган кыз бала туды. Ата-ана кызларына матур исем «Арина» дип кушканнар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь әти-әнигә бәхет һәм уңышлар теләп, кызларының туу турында таныклыгын һәм  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International