7 апрель - көннең яңгырлы булуына да карамастан, яшь парлар Түбән Кама ГХАТ идарәсенә ашыкты.
Туй әзерлекләре – бик четерекле, вак эш! Бу тантаналы, шатлыклы көнне үзеңне борчыган, дулкынландырган хисләрне ничек җиңәргә? Гаилә корырга теләүчеләрнен шул турыдагы сорауларына хезмәткәрләр тулы җаваплар бирделәр. Никах тантанасы вакытында үзеңне ничек тотарга, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк; гаилә корыр алдыннан яшьләргә нинди бурычлар, йөкләмәләрне онытмау турында аңлаттылар.
Мондый аңлатулардан соң, никаү теркәү көнендә яшь парлар туганнары, дуслары каршында узләрен тыныч һәм ышанычлы тотарлар дип ышанасы килә.