Пасха якты бәйрәме көнне Баулы шәһәренең тыл хезмәтчәне Александра Мануйлова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Александра Федор кызына туганнары чын зур бәйрәм оештырганнар - өстәл төзегәннәр, сюрпризлар әзерләгәннәр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Балалары, оныклары ерак араларны якын итеп махсус юбилей көненә килгәннәр.
Александра Федор кызы «Баулынефть» идәрәсенең ППН цехында оператор ярдәмчесе булып эшли. Ул лаеклы хезмәте өчен күп кенә бүләкләр, медальләргә ия була. Ире белән бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Олы юбилее белән ветеранны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, «Баулынефть» идарәсе ветераннар советы рәисе Чулпан Фәтхуллин килгән иделәр. Алар юбилярга Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырдылар.