ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2018 ел
җомга

Кукмара районында ихтирамга лаек, үрнәк гаиләләр бик күп. Алар безнең горурлыгыбыз һәм таянычыбыз.

Шундый гаиләләрнең берсе Кукмара шәһәреннән Вафа улы Эльбрус һәм Гөлсәрия Шәриф кызы Сафиннар гаиләсе. Бу үрнәк гаилә, иңгә иң куеп ярты гасыр гомер иткәннәр, үзләре кебек эш сөючән, тырыш, гади итеп тәрбияләп балаларны олы тормыш юлына озатканнар.

Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башкарма комитеты җитәкчесенең истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Карамов тапшырды. Котлауларга Киров авылы җитәкчесе Әнвәр Гафуров та кушылды.

Аны гомер  бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, ГХАТ булеге җитәкчесе Гөлнар Хузина, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин килгән иде. Валентина Павловнаны  чын күңелдән котлап, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның иң изге теләкләре язылган открыткасын һәм бүләген тапшырдылар. Алдагы көннәрегездә дә балаларыгызны, онык­ларыгызны куандырып яшәгез, – диде Эльвира Заһидуллина юбилярга. Җан тынчлыгы белән, сәламәтлектә, хөрмәттә яшәргә язсын дигәрн теләкләрен җиткерде Гөлнар Хузина.

      ГТО нормаларын бирергә әзер булучылар өчен бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексын этаплап куллану безнең топрмышка ныграк үтеп керә. Әлеге ярышларда катнашырга һәм яңа төр комплексларны үтәргә теләк белдерүчеләр арасында укучылар, студентлар һәм өлкәннәр бик күп. Әлеге юнәлештә Тәтеш муниципаль районында  күп эшләр башкарыла. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар һәм үзләренең яшь категорияләре буенча нормаларны үтәделәр.

     Бүген 6 апрель көнне Биектау районы Чыршы авылыннан Сәгадәт Рахимова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул Сәгадәт Камалетдин кызына Россия Президентының Рәхмәт хатын һәм администрация исеменнән бүләкләр тапшырды.


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Күпчелек россиялеләр фикере буенча туй өчен иң яхшы вакыт – җәй һәм көз, туй йоласының мәҗбүри элементлары - ГХАТ органнарында язылышу, шулай ук кияү белән кәләшнең бәйрәм киемнәреннән булуы. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруның нәтиҗәләре әнә шундый.

     Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында  яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде. Чара ГХАТ бүлеге, Яшьләр идарәсе, Федераль миграция хезмәте   белгечләре тарафыннан үткәрелде. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр.

Районда 14 яше тулган  егет-кызларга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә керде. 5нче апрельдә үткән чираттагы тантанага апрель аенда туган көннәрен билгеләп узган яшүсмерләр чакырылды. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, ЗАГС бүлеге, район эчке эшләр бүлегенең миграция пункты тарафыннан бу матур һәм истәлекле кичә оештырылды.


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башкарма комитеты җитәкчесенең истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Нурлыева тапшырды. Котлауларга Шәрип авылы җитәкчесе Риназ Шарипов та кушылды.

Буа районы ГХАТ бүлегендә 2018 нче елның 04 апрель көнендә йөзенче бала  төркәлде. Бәхетле әти-әниләр яшь туган балага – Зилә     исеме куштылар. Район ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парны 2 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, сәламәлет, бәхетле бала булып үстерүләрен теләделәр. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - дигән теләктә калдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International