Биектау районы Чыршы авылында 100 яшьлек юбиляр

2018 елның 6 апреле, җомга

     Бүген 6 апрель көнне Биектау районы Чыршы авылыннан Сәгадәт Рахимова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде. Ул Сәгадәт Камалетдин кызына Россия Президентының Рәхмәт хатын һәм администрация исеменнән бүләкләр тапшырды. Озак яшәүнең сере нидә дигән сорауга ул бик тыныч кына: кешеләргә бары яхшылык эшләргә, Аллаһы Тәгаләгә ышанырга, хәрәкәттә булырга, хезмәтне сөяргә кирәк дип - җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International